news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә «MEGA» сәүдә үзәге янында республикакүләм авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак

Анда куеласы уңышны башлангыч һәм урта һөнәри белем алучы, гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы балалар үстергән, дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 3 сентярь көнне 9.00-14.00 сәгатьләрдә Казанның «MEGA» гаилә сәүдә үзәге янындагы мәйданда (Җиңү проспекты, 141) республикакүләм авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Анда куеласы уңышны башлангыч һәм урта һөнәри белем алучы, гомумбелем һәм өстәмә белем бирү мәктәпләрендә укучы балалар үстергән, дип белдерде бүген журналистлар белән булган очрашуда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин.

Министр сүзләренчә, әлеге ярминкәгә куеласы товарның сыйфаты югары, шулай да, бәясе түбән. «Укучы балаларның кәефе шуңа бераз кырылса да, хезмәтләренең нәтиҗәсен республика башкаласы Казанда күрсәтә алу мөмкинлеге канатландыра. Шулай булгач, казанлылар бу форсаттан файдаланып калсын иде», - ди ул.
 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100