news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Марат Бәшәров Казан тамашачысына “Мулла” фильмын тәкъдим итә

XIV Халыкара мөселман киносы фестивалепрограммасының төрле номинацияләрендә Татарстан режиссерлары төшергән 16 фильм катнаша.

Иртәгә Марат Бәшәров Казан тамашачысына “Мулла” фильмын тәкъдим итә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан,4 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасына кертелгән Татарстан киносы – “Мулла” тулы метражлы фильмы күрсәтеләчәк. Фильм күрсәтелгәннән соң, Марат Бәшәров белән очрашу оештырыла.

  • Иртәгә фильмны 11 сәгать 55 минутта “Ривьера” күңел ачу үзәгендә күреп булачак. 

“Мулла” фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча төшерелде. Фильмның баш продюсеры аны төшерә башлаганда ук кинофестивальгә катнаштыру нияте белән уртаклашкан иде. Марат Бәшәров әлеге фильмда төп геройның дусты ролен башкарды. Бу образ пьесада юк. Фильмны төшерүчеләр аны Марат Бәшәровны күздә тотып өстәгәннәр.

Әлеге фильм тагын бер Россия кинотасмасы - Вера Глаголеваның “Не чужие” фильмы, шулай ук, Иран, Бангладеш, Мисыр, Һиндстан, Шри-Ланка, Төркия, Кытай, Казахстан кино эшләре белән беррәттән, "Мулла" иң яхшы режиссура, сценарий, оператор эше, хатын-кыз һәм ир-ат рольләре кебек төп бүләкләргә дәгъвалый.

Әлеге номинациядә Канн кинофестиваленең төп конкурсында катнашкан “Ласковое безраличие мира” фильмының булуын да искәртеп үтәбез. Бу фильмның баш операторы – Казан егете Айдар Шәрипов.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, XIV Халыкара мөселман киносы фестивалепрограммасының төрле номинацияләрендә Татарстан режиссерлары төшергән 16 фильм катнаша.

Дебют фильмнарыннан торган "Яшь Россия" номинациясендә Нәсүр Юрушбаев белән Әмир Галиәскәровның “Нигез йорт” кинотасмасы катнаша. Ул 7 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә башлана.

Казан кинофестивалендә соңгы елларда танылган “Милли бәйге” номинациясе 2018 елда берьюлы 15 төрле форматтагы фильмны үзенә җыйган. Алар –Татарстанга багышланган яки Татарстан авторлары тарафыннан төшерелгән Айдар Габдрахмановның “Яу”, Елена Ермолинаның «Гульназек - победитель дивов», Рамил Хадиуллинның «Я за отца досматриваю сны», Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллинның «Свет веры», «Зачем я это делаю» (режиссеры – Alesha), Юрий Гвоздьның «Личное дело Фикрята Табеева», Зөфәр Хәйруллинның «Триптих», Сергей Киатровның «Век Татарстана», Даниил Фәйзрахмановның «Домой», Влада Васильеваның «Рабочий момент», Әмир Гатауллинның «Коран: от ниспослания до Казанского издания», Александр Ширмановның «На первый этаж», Рудольф Хайнуровның «Пять ответов до дна» һәм Нурания Җамалиның «Үксезләр» фильмнары. Тагын бер кинотасманы – «Чистополь. Из жизни малого города» фильмын Россия режиссеры Галина Долматова төшергән. Әлеге фильм шулай ук “Милли бәйге” номинациясенә кергән.

Татарстан авторларының тагын ике дистәдән артык кинотасмасы фестивальнең бәйгедән тыш секцияләрендә теркәлгән. «Балачак киносыдөньясы» (аниматорлар Сергей Киатров һәм Эдуард Гыйбадуллинның кино эшләре), «Мәдәниятләр диалогы» (Әмир Гатауллин һәм Айназ Мөхәммәтҗановның «Мәрҗәни», Алексей Барыкинның «Осанна» фильмнары), «Кинопробы» (Солтан Сөнгатуллинның «Склад», Динар Әхмәтҗановның «Феномен русской неулыбчивости», Екатерина Сидорочеваның «Никогда не поздно» фильмнары).

Шулай ук Илдар Ягъфәровның «Байгал» кинотасмасы аерым күрсәтеләчәк. Ул кинофестиваль конкурсына гариза бирмәгән.

«Казан премьералары» махсус проектында «Упертый/Кире» фильмы (режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитов, фильмны актер Камил Ларин тәкъдим итәчәк), Ренат Кәримовның «Остазбикә» фильмы, Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмы, Алексей Барыкинның «Су анасы. Фильм турында фильм» кинотасмасы, шулай ук 2016 елдан уздырылучы “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале турында Солтан Сөнгатуллинның “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдим ителәчәк.

Оештыручылар кинофестиваль кысаларында соңгы арада республикада җитештерелгән барлык кинопродукция белән таныштырырга җыена. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100