news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Мәскәүдә Татарстанның элеккеге Дәүләт Советы рәисе Василий Лихачев белән хушлашалар

Бүген вафат булган сәясәтче һәм дипломат Василий Лихачевны Казанда җирлиләр.

Иртәгә Мәскәүдә Татарстанның элеккеге Дәүләт Советы рәисе Василий Лихачев белән хушлашалар
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Россиядә билгеле сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев бүген вафат булды. Мәскәүдә мәрхүм белән хушлашу 9 апрельдә була. Василий Лихачевны Казанда җирлиләр. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хушлашу мәрасиме Мәскәүнең Маршал Тимошенко урамындагы 25 йортта урнашкан Үзәк клиник хастаханәсенең траурлар залында була. Чара 11.00 сәгатьтә башлана. 

Василий Николаевич Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгородта туган. 1975 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1988—1990 елларда КПССның Татарстан обкомында дәүләт-хокукый бүлекне җитәкләгән. 1990—1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе булган.

1995—1998 елларда ТР вице-президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе һәм Россия Федерация Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарган. 1998 елдан 2003 елга кадәр Брюссельдә Европа берлегендә Россиядән даими вәкил булган.

2010 елдан Россия юстиция министры урынбасары. 2016 елның 3 мартыннан Россия Үзәк сайлау комиссиясе составына кертелгән. Чит илләрдә сайлаулар уздыруны координацияләгән, Россия Үзәк сайлау комитетының Тышкы эшләр министрлыгы, чик хезмәтләре, Ростуризм белән хезмәттәшлеген координацияләгән.

2018 елның 13 сентябрендә отставкага киткән. 22 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин карары белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы вазифасыннан вакытыннан алда азат ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100