news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Мәскәүдә Мөхәммәт Миначев белән хушлашалар

Күренекле татар җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Миначевны туган ягында Түбән Новгород өлкәсендәге Ендовищи авылында җирләячәкләр.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә көндезге 11 сәгатьтә Мәскәүдә Отрадный бистәсендәге "Ярдәм" мәчетендә күренкеле татар җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Миначев белән хушлашу була. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөхәммәт Миначевны туган ягында Түбән Новгород өлкәсе Ендовищи авылында җирлиләр.

Башкалада Бөек Ватан сугышыннан соң беренче Сабан туен (1987 ел) оештырган җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Миначев 11 февральдә инсульттан вафат булды. Ул 1970 нче еллардан башлап Мәскәү татарлары арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барган, совет заманнарында ук Мәскәүдә татар язучылары белән очрашулар оештырган олы шәхес.

Белешмә: Мөхәммәт Миначев 1938 елда Түбән Новогород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Ендовище авылында туган. Мәскәү каласында озак еллардан бирле татар милли тормышында актив катнаша. Татар милләтенең күренекле шагыйрь, язучыларына багышланган чаралар оештыра. 1988 елда "Туган тел" татар мәдәниятен яратучылар оешмасына нигез сала. Милләткә кагылышлы хезмәтләре белән дан тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100