Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә мөселманнар мөбарәк Гарәфә көнен каршы ала
Гарәфә көнен файдасыз, бушка уздырудан сакланырга кирәк, дип киңәш итә дин белгечләре.
(Казан, 9 август, “Татар-информ”). 10 августта ислам календаре – Һиҗри буенча зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне - Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар бу көнне Мәккә янындагы Гарәфә тавына барып, тау итәгендә намаз укыячак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
- Мәгълүм булганча, быел ТР Диния нәзарәтенең “Хаҗ” операторы аша республикадан 1 800 мөселман хаҗ кылырга китте.
“Гарәфә көнендә кылган догалар һәм изге гамәлләр өчен әҗер-саваплар күп тапкырларга арттырылып бирелә. Шулай ук бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла. Гарәфә көнен файдасыз, бушка уздырудан сакланырга кирәк. Ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау мөһим”, - дип киңәш итә дин белгечләре.
11 августта хаҗилар һәм дөньядагы барлык мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Ураза тәмамлангач, 70 көннән соң Корбан чалу бәйрәме башлана, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн - Татарстанның рәсми бәйрәм даталары исемлегендә. Быел ул якшәмбегә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз