Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Әлфия Авзаловага кабер ташы куялар
Яңа Татар зиратында искә алу чаралары иртәнге унда башлана.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә Яңа Татар зиратында танылган җырчы Әлфия Авзаловага кабер ташы куелачак. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җырчының сыны һәм сәхнә рәвешендәге мемориаль композиция — халыкның аның истәлегенә хөрмәт белдерүе», — диде җырчының кызы Зөлфия Авзалова.
Һәйкәлне сынчы Фәнил Вәлиуллин ясаган.
«Җырчының иҗади юлы һәм тормышы — сәнгать өлкәсенә хезмәт куюы яшь буынга үрнәк булып тора. Ул җырлаган татар халык һәм дөнья халыкларының җырлары мәңгегә безнең йөрәктә калачак», - диде легендар җырчының кызы.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, киләчәктә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәге барлыкка килергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз