news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә КДУ базасында Конфуций Институты ачыла

Иртәгә КДУ базасында Конфуций Институты ачыла

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә Казан дәүләт университетының Көнчыгышны өйрәнү институты бинасы янында КДУ базасында Конфуций Институты ачылышы тантанасы узачак. Бу хакта КДУ ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек, ТР Мәдәният министрлыклары вәкилләре, Татарстан югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, КДУ ның Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Җәмил Зәйнуллин, КДУ халыкара элемтәләр идарәсе җитәкчелеге, халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология, философия, филология, биология-туфрак факультетлары деканнарының катнашуы көтелә.

Кытай Халык Республикасының Хунань педагогика университеты ректоры Лю Сянжун, Халыкара кытай теле институты директоры Ян Лин һәм башка мәртәбәле кунакларның тантана шаһитлары булуы ниятләнә. Иртәгә шулай ук ХПУ һәм КДУ җитәкчелегенең килешү имзалавы да планлаштырыла.

Ачылыш тантанасыннан соң, кунаклар “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында әлеге әһәмиятле вакыйгага багышланган утырышта катнашачак. Биредә КДУ студентлары һәм Казан иҗат төркемнәре дә чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot