Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Казансуда су ташуга әзерлекне тикшерәләр
Иртәгә Казансуда су ташуга әзерлекне тикшерәләр
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү-коткару берләшмәләренең язгы ташу нәтиҗәсендә булырга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә әзерлекләрен тикшерү булачак.
Өйрәнүләр Казансуның файдаланылмый торган күпере аша Гаврилов урамы тирәсендә өченче транспорт дамбасында булачак. Анда Дәүләт Янгынга каршы хезмәт бүлекчәсенең шәхси составы белгечләре, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркеме, Казан һәм Татарстанның эзләү-коткару отрядлары, шулай ук бу министрлыкның республика реабилитация үзәгенең медик-психологик реабилитация һәм катастрофа медицинасы үзәге бригадасы катнашачак. Алар зыян күрүчеләрне судан чыгару, табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтү осталыкларын, шулай ук язгы ташуны бетерү өчен корылма һәм җиһазларны сынап караячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз