news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанның Яңа Савин районында өлешчә су бирелмәячәк

Бу уңайсызлык җәмгысе күп катлы 14 торак йортка кагыла

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 24 декабрь көнне сәгать иртәнге 9дан кичке 6га кадәр Казанның Яңа Савин районына кергән түбәндәге йортларга су бирелми:

 

 - Чистай ур., 60, 62, 64, 66, 68, 70, 72, 74, 82;

- Нигъмәтуллин ур., 11/84;

- Сибгат Хәким ур., 31, 33, 35, 37 нче йортлар.

 

Шул хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша хәбәр иткән шәһәр Башкарма комитеты моны Сибгат Хәким урамында яңа салынган торак йортларны гамәлдәге су үткәргечкә тоташтыру белән бәйләп аңлата. “Водоканал” исә вакытлыча килеп чыккан уңайсызлыклар өчен әлеге йортларда яшәүчеләрдән гафу үтенә һәм аларга алдан ук кирәк кадәр су туплап куярга киңәш итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot