news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанның Вахитов районында һәм Киров районының Юдино бистәсендә көндез су бирелми

Шуңа күрә «Водоканал» казанлыларга алдан ук су җыеп куярга киңәш итә

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Киров районындагы Юдино бистәсендә су белән тәэмин ителешне яхшырту максатында, «ЦТП-1» су суырту станциясен реконструкцияләү буенча эш башлану сәбәпле, иртәгә 9-18 сәгатьләрдә түбәндәге күп фатирлы йортларга су бирелмәячәк:

- Ильич ур., 19/43 (су тутырылган автоцистерна шушы адрес буенча торачак), 21/8, 30
- Революционная ур., 39, 41.

Вахитов районындагы су үткәргечнең авария хәлендәге участогын яңарту һәм суны ачу-ябу арматурасын алыштыру сәбәпле, шул ук 9  сентябрь көнне 8-18  сәгатьләрдә түбәндәге урамнарга су бирелми:

- К.Маркс ур.,
- Чехов ур.,
- Шмидт ур.,
- Достоевский ур.,
- Курашов ур.,
- Толстой ур.,
- Бутлеров ур.,
- Волков ур.,
- Груздев ур.

Нәтиҗәдә, Вахитов районына караган 2 мәктәп, 1 балалар бакчасы, 5 хастаханә һәм поликлиника, күп фатирлы 12 йорт көне буена сусыз калачак.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендәгеләр шул хакта игълан итеп, Достоевский ур., 34 һәм Курашов ур., 30 адресы буенча автоцистерналарда су китерергә планлаштыруын белдерәләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100