Иртәгә Казанның Киров районында су бирү өлешчә туктатылып тора
Вахитов һәм Идел буе районнарында су басымы түбән була
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Идел буе су алгычы станциясенең су үткәргечләрен күчереп тоташтыру сәбәпле, 13 ноябрь көнне сәгать иртәнге 3тән төнге 11гә кадәр Казанның Киров районындагы кайбер йортларга су бирелмәячәк. Бу уңайсызлыклар түбәндәгеләргә кагыла:
- Зур/ Большая ур., 2, 4, 70;
- Серп и молот/Урак һәм чүкеч ур., 26-а;
- Урицкий ур., 31.
Зур/Большая ур., 4, 70 нче йортлар турысына су тутырылган автоцистерналар кую күздә тотыла.
Казан мэриясеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, тагын 2 районда су басымы түбәнәйтелә.
Вахитов районында: Бауман, Марсель Сәлимҗанов, Уң як Болак, Сул як Болак, Париж Коммунасы, Столбов, Николаев, Татарстан, Тукай, Нариманов, Муса Җәлил, Порт, Магистраль, Пушкин, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин урамнарындагы йортлар;
Идел буе районында: Җиңү проспектындагы 15, 17, 19 нчы йортлар, Рихард Зорге, Мәгубә Сыртланова, Бертуган Касыймовлар, Академик Парин, Карбышев урамнарындагы йортлар.