Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларга су бирелми
Барлыгы күп фатирлы 19 йорт, 1 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы көне буена сусыз торырга мәҗбүр була
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). 5 июнь көнне сәгать иртәнге 9дан төнге 11гә кадәр, Идел буе районында Кол Гали урамы буйлап сузылган су үткәргечне гамәлдәгесенә тоташтыру сәбәпле, түбәндәге йортларга су бирелмәячәк:
- Кол Гали ур., 10, 11-а, 12, 14, 16, 18, 20, 21-а, 24, 26;
- Габишев ур., 11, 15, 17, 17-б, 19, 19-а, 19-б;
- Сафиуллин ур., 7, 15-а, 17, 17-а, 21.
Нәтиҗәдә, барлыгы күп фатирлы 19 йорт, 1 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы көне буена сусыз торырга мәҗбүр була, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Сафиуллин ур., 17 адресы буенча су тутырылган автоцистерна китерү планлаштырылса да, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе әлеге йортларда яшәүче казанлыларны үзләренә кирәк кадәр су җыеп куярга өнди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз