news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанны ЭКГ үзәге итеп таныткан галимгә багышланган конференция башлана

"Александр Самойлов исеме йөрәк электрофизиолоиясе тарихында алтын хәрефләр белән язылган", - диде Юрий Терегулов.

Иртәгә Казанны ЭКГ үзәге итеп таныткан галимгә багышланган конференция башлана
Султан Исхаков

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 5-6 апрель көннәрендә Казанда галим Александр Самойловның туган көненә багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Александр Самойлов исемен бөтен дөнья белә, әмма бездә ул күләгәдәрәк кала бирә. Без аның хезмәтләрен бәяләп бетермибез. Аның эшчәнлегенә бәйле рәвештә, Казан Россиядә генә түгел, хәтта бөтен дөньяга клиник электрокардиография үсеше үзәге булып танылды”, - диде ТР Сәламәтлек Саклау министрлыгының функциональ диагностика баш белгече Юрий Терегулов.

Терегулов сүзләренчә, конференциядә йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын дәвалау һәм профилактика, диагностика күрсәтү, йөрәк ритмы бозылу, артериаль гипертензия, ишемия, хроник йөрәк җиткесезлеге кебек юнәлешләр буенча сөйләшүләр булачак.

“Конференция быел өченче тапкыр үткәрелә. Анда исемнәре Россиягә генә түгел, дөньякүләм танылган галимнәр катнашачак. Алар электрофизиология, интервицион кардиология, функциональ диагностика, УЗИ, сомнология, кан тамыры-йөрәк авырулары буенча белгечләр”, - диде Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов.

Фәнни-гамәли конференция “Ривьера” үзәгендә узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100