news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанның өч районында ут булмаячак

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). 13 июльдә Казанда Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында һәм бистәләрендә ут булмаячак.  Бу турыда шәһәр мәриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында, Шәриф Камал ур., 4 адресы буенча урнашкан тулай торакта, 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Большая Красная ур., 14, К.Маркс ур., 13, Миславский ур., 17 адреслары буенча ут булмаячак.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Мирный бистәсендә Березники, Красновидово, Мелитополь, Надпойменная, Яңа Дәүләки, Подлесная, Подольск, Синицын урамнарында ут булмаячак.

9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Салмачи бистәсендә Абдулла Алиш, Малая, Мир, Молодежная, Новая, Солнечная, Тукай, Юбилей урамнарында, 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 2-нче Зеленая, 2-нче Үзәк, 3-нче Зеленая, Әтнә, Мир, Рассветная, Солнечная, Үзәк урамнарында ут бетеп торачак.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Гарифьянов ур., 34, 36, 38, 40 һәм Гарифьянов ур., 25, 42.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районың Царицыно бистәсендә 1-нче Владимир һәм Каспий урамнарында, Константиновка бистәсендә Амур һәм Южногорск ур., 13, Натан Рахлин ур., 7, 7б адреслары буенча ут бетеп торачак.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot