news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанның 4 районына караган кайбер йортларда ут бетеп торачак

Аеруча Авиатөзелеш районындагыларга уңайсыз булачак

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, ягъни 8 октябрьдә сәгать иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр Казанның кайбер йортларында электр уты бетеп торачак.

Авиатөзелеш районындагы түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Короленко ур., 42, 44, 44а, 46, 48, 50, 52, 52а, 50а, Гагарин ур., 51, 53, 55, Голубятников ур., 7, Гудованцев ур., 68-108, 2 нче Муром ур., 69-119, 70-120, 3 нче Муром ур., 71-121, 72-118, 4 нче Муром ур., 69-123, 70-118, 5 нче Муром ур., 69-121, 70-122, Моисеев ур., 39, 45, 55.

Вахитов районында: Зур Кызыл ур., 48, 50, 52, 54, К.Маркс ур., 43, 45, 49/13, 51, Гоголь ур., 15/54.

Киров районында: Күзәмәт ур., 1-75, 4 нче Күзәмәт ур., 1-7, Майкоп ур.

Яңа Савин районында: Адоратский ур., 6, 8, Ямашев просп., 90, 92, 92а, Голубятников ур., 11, 11а, 13, 15, 17, 19, 19а, 21, 21а, Я.Гашек ур., 1, 9а.

Шул хакта хәбәр иткән “Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле булуын белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot