news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда X Бөтенроссия Кан хезмәте форумы ачыла

Чарада Россиядә кан һәм аның компонентлары донорлыгы үсеше мәсьәләләре күтәреләчәк.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы кан хезмәтенең 85 еллыгы кысаларында, иртәгә 1 нче декабрь көнне Казанда X Бөтенроссия Кан хезмәте форумы узачак. Анда хезмәтне үстерү буенча гамәлгә ашырылган чараларга йомгак ясалачак. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда катнашучылар кан хезмәтенең федераль программасы нәтиҗәләре һәм донорлар контингенты белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшәчәк. Шулай ук Россиядә кан һәм аның компонентлары донорлыгы үсеше мәсьәләләре күтәреләчәк.

Пленар утырышта Россия Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Владимир Уйба, шушы агентлыкның кан үзәгенең баш табибы София Голосова һәм башкалар катнашачак. Татарстан вәкилләре бездә кан хезмәте эше ничек оештырылуы турында сөйләячәк.

Пленар утырыш барышында донорлык хәрәкәте үсешенә теләктәшлек итүче оешма һәм компанияләр бүләкләнер дип көтелә. Чара “Корстон” комплексында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100