news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда укучылар өчен Олимпия дәресе узачак

Кунаклар укучыларга спорттагы казанышлары, физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүнең әһәмияте турында сөйләячәк.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 10 нчы сентябрь көнне, Казанның 21 нче санлы гимназиясендә (Зорге урамы, 71) 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык Олимпия дәресе узачак. Укучылар белән очрашуга танылган спортчылар киләчәк.

Олимпия дәресен “Синтез” ватерполо клубы баш тренеры, 2000 һәм 2004 нче елгы Олимпия уеннары призеры, Спортның су төрләре буенча 2015 нче елгы Дөнья чемпионаты илчесе Ирек Зиннуров, танылган динамовчы-спортчылар: 2012 нче елгы олимпия чемпионкасы, дөнья һәм Ауропа чемпионкасы, җиңел атлетика буенча атказанган спорт остасы Юлия Зарипова, дөнья һәм Россия чемпионатларының берничә мәртәбә призеры, Дөнья кубогының көмеш призеры, академик ишү буенча халыкара класслы спорт остасы Артем Косов, ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Салават Гайсин һәм Россиянең атказанган тренеры, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ольга Павлова үткәрә.

Кунаклар укучыларга спорттагы казанышлары, физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүнең әһәмияте турында сөйләячәк.

Дәрес тәмамлангач, укучылар данлыклы спортчылар белән аралашып, алардан автограф алып, истәлеккә фотога төшә алачак, дип хәбәр итә ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100