news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда Татарстан-Финляндия эшлекле форумы ачыла

Аның эшендә Тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендә Финляндиянең эшлекле даирә вәкилләре делагациясе катнаша

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Бүген кич республикага Тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендә Финляндиянең эшлекле даирә вәкилләре делагациясе киләчәк. 44 кешене берләштергән төркем составында министрлык, ведомстволар вәкилләре, компанияләр җитәкчеләре булачак, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.

Ә иртәгә “Мираж” кунакханәсенең конференцияләр залында Татарстан-Финляндия эшлекле форумы эшли башлый. Форум программасына Суоми иле эшмәкәрләренә Татарстанның икътисади-сәүдә потенциалын, 2013 елда Казанда Узачак Универсиада проектын тәкъдир итү, шулай ук нефть-газ, автомобиль сәнәгате өлкәсендәге проектлар презентациясе кертелгән. Форум кысаларында Лахти шәһәрендәге Инновацияле технология үзәге белән “Идея-Көньяк-Көнчыгыш” инновация технопаркы арасында хезмәттәшлек Меморандумын имзалау каралган. Форум кысаларында “Спорт инфраструктурасы. Спорт технологияләре” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы, Финляндия һәм Татарстанның бизнес вәкилләренең адреслы очрашулары да планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot