Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Казанда тантаналы төстә Россия кардиологлары илкүләм конгрессы ачылачак
Иртәгә, конгресс үткәрелү уңаеннан, 16 сәгатьтә Казанның “Корстон” комплексында матбугат конференциясе узачак
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 24 нче сентябрьдә Казанда Россия кардиологлары илкүләм конгрессы тантаналы төстә ачылачак. Ул бүгенге көн медицинасының Россиядә йөрәк-тамыр авыруларын һәм үлемне киметүгә юнәлдерелгән актуаль проблемаларын хәл итүдә мөһим этап булачак, ди оештыручылар.
Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова ярдәме белән уздырыла.
Иртәгә, конгресс үткәрелү уңаеннан, 16 сәгатьтәКазанның “Корстон” комплексында матбугат конференциясе була, шунда ук 17 сәгать 30 минутта конгрессның тантаналы төстә ачылышы көтелә.
26 нчы сентябрьдә конгресста катнашучылар Россия кардиологлары җәмгыяте президенты Евгений Шляхто һәм ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җитәкчелегендә КДМУ студентлары белән очрашачак һәм Төбәкара клиник диагностика үзәгенә барачак.
Медицина технологияләре өлкәсендә "Medtronic" компаниясе “Кардиологиядә интервенцион технологияләр: икътисади нәтиҗәлелеккә бәяләмә” темасына түгәрәк өстәл утырышын оештыра. Анда РФ сәламәтлек саклау тармагының әйдәп баручы белгечләре катнашачак. Россия кардиологлары илкүләм конгрессы кысаларында узачак түгәрәк өстәл утырышы кардиологиянең төрле өлкәләрендә заманча медицина технологияләрен куллануның икътисади нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә багышланачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз