Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Казанда төрки телле яшь язучыларның Халыкара фестивале башлана
Ул Әдәбият елына багышлап үткәреләчәк тантаналы чарага, Тукайның туган көнендә шигърият бәйрәменә килеп тоташачак
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары үткәргән көннәрдә Әдәбият елына багышланган олы вакыйгаларның тагын берсе көтелә - төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучылар өчен Казанда Халыкара фестиваль була.
Төркия, Казакъстан, Төрекмәнстан кебек мөстәкыйль дәүләтләрдән, Дагстан, Башкортстан, Чувашия, Кабарда-Балкар, Кырым республикаларыннан, кайбер өлкәләрдән кунаклар киләчәк. Барлыгы егермедән артык яшь язучы көтелә, шулай ук Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер, шагыйрь, Казакъстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Җайлыбай, балкар шагыйре, Кабарда-Балкар Язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллаһ Бегиев, Төркия Республикасының Каппадокия шагыйрьләре берлеге рәисе Айша Пасланмас кебек танылган остазлар да булачак.
24 апрельдә 14.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында төрки телле яшь язучыларның Халыкара фестивален ачып җибәрү тантанасы була. Аннары проза, шигърият, драматургия остаханәләрендә кунаклар катнашында иҗади очрашулар, фикер алышулар көтелә.
Проза һәм драматургия секциясен Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән, Рифат Сверигин, Рөстәм Галиуллин, Николай Сорокин, Евгений Турхан, ә шигърият секциясен Марсель Галиев, Галим Җайлыбай, Юрий Семендер, Луиза Янсуар алып барачак. Остаханәләрдә төрки әдәбиятләрнең үзара бәйләнәше, иҗади аралашу, тәрҗемә мәсьәләләре каралачак.
Фестивальдә катнашучылар 25 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Әдәбият елына багышлап үткәреләчәк тантаналы концертта булып, кичен шул ук театрда “Шагыйрь мәхәббәте” операсын тамаша кылачаклар.
26 апрель Габдулла Тукайның 2 һәйкәленә чәчәк салудан башланачак. Фестиваль кунаклары шигьрият бәйрәмендә катнашып, анда чыгыш ясаячаклар. Узган гасыр башында бөек Тукай барлык төрки халыкларның үз шагыйре буларак кабул ителгән, аларны берләштерүче шәхес булган. Кызганычка каршы, ул бәйләнешләр кими бара.
Фестиваль программасында Казанның истәлекле урыннары белән танышу, 27 апрельдә Арча районына сәяхәт кылу да каралган. Халыкара әдәби фестиваль һәр ел үткәрелә торган шигърият бәйрәменә яңа төсмерләр кертер, төрки халыклар дуслыгын ныгытуга, иҗади багланышларны киңәйтүгә этәргеч булыр дип ышанып калабыз, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз