news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда тәүге тапкыр Татарстан текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре съезды уза

Җыенның максаты –республикада сәнәгатьнең әлеге тармагын җанландыру һәм үстерүдә эшмәкәрләр, белгечләрнең көчләрен берләштерү, тармакта социаль сәясәтне тормышка ашыру

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда тәүге тапкыр Татарстан текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре съезды үтәчәк. Җыенның максаты –республикада сәнәгатьнең әлеге тармагын җанландыру һәм үстерүдә эшмәкәрләр, белгечләрнең көчләрен берләштерү, тармакта социаль сәясәтне тормышка ашыру. “Казан ярминкәсе”ндә узачак чараны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге оештыра.

Съезд эшендә РФ һәм ТР министрлык-ведомстволары, оешмалары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ил төбәкләреннән вәкилләр, республика предприятиеләре җитәкчеләре, эшлекле даирә, әйдәп баручы фәнни һәм уку йортлары вәкилләре катнашыр дип көтелә. Съездда, аерым алганда, 2020 елга кадәрге чорда илдә җиңел сәнәгатьне үстерү стратегиясе кысаларында тармакта җитештерүне үстерү, агымдагы елда республикада тармак предпряитиеләренең эш нәтиҗәләре, киләсе елга бурычлар, текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең республика сәүдә оешмалары белән хезмәттәшлеге, тармакта нанотехнологияләрнең роле һ.б. хакында сүз барачак. Җыеннның көн тәртибендә ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге Идарәсен сайлау да каралган.

Бүгенге көндә республиканың җиңел сәнәгать тармагы 500 дән артык текстиль һәм тегү производствосы оешмасын берләштерә. Шуларның 3 процентын эре һәм урта предприятиеләр тәшкил итә. Компанияләрнең 90 проценттан артыгы шәхси милек формасында. Татарстанда җитештерелүче сәнәгать продукциясе күләмендә җиңел сәнәгатьнең өлеше 0,3 процент тирәсе. Агымдагы елның 9 ае йомгакларына караганда, текстиль һәм тегү производствосында сәнәгатьтә җитештерү индексы 93,8 процент тәшкил иткән. Күн эшләнмәләр җитештерүдә аның күләме якынча 90 процент. Республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре белән “Татнефть”ААҖ, кече нефть компанияләре, “Казан органик синтез”, “Татэнерго”, “Түбән Кама шин”, “АлАз”, “Татспиртпром” ААҖ актив хезмәттәшлек итә.Бу мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте ирештерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100