news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда OSCAR c7c5 төркеме яңа альбомын тәкъдим итә

Әлеге концертны "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтәчәк.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Г.Камал театрының Кече залында brit-pop стилендә уйнаучы Казан төркеме чыгыш ясаячак – OSCAR c7c5 төркеме үзенең SHILMA дип аталган икенче яңа альбомын тәкъдим итә.

Әлеге концертны “Татар-информ” агентлыгы онлайн күрсәтәчәк.

OSCAR c7c5 – бары тик татар телендә җырлаучы төркем. “Әмма алар татар тамашачысы тыңларга күнеккән җырларны башкармый. Аларның җырыннан кыюлык, үҗәтлек, үзенә күрә үзгә холык аңкып тора, шул ук вакытта аһәңен дә югалтмый. Солистның күтәренке, дәртле, сугышчан холкына карамастан, репертуарда күңелгә җылы бирүче, нечкә хисле җырлар да байтак”, – дип яза оештыручылар.

Мәгълүмат өчен: OSCAR c7c5 төркеменең җитәкчесе һәм солисты Оскар Юнысов. Музыкантлар – Айдар Закиров (бас), Илнар Фатыйхов (клавишлар), Альберт Садретдинов (перкуссия), Вячеслав Красильников (барабаннар), Фәрхәд Сибгатуллин (гитара).

Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot