news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә лаек булырга теләүчеләр көч сынашачак

Иртәгә Казанда “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә лаек булырга теләүчеләр көч сынашачак

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә Казанда “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә, төп машина төзелеше белгечлекләренең яшь эшчеләр арасында республика һөнәри осталык конкурсы узачак.

Конкурста республиканың 11 районы һәм шәһәреннән 30 яшькә кадәр сәнәгать предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләре катнашачак. Иң көчлеләр алты һөнәр: токарь, фрезеровщик, слесарь-иснтрументальщик, җыю эшләре буенча слесарь, электросварщик һәм инженер-технолог һөнәрләре буенча билгеләнәчәк.

Конкурс 123 нче һөнәри лицейда ачылачак. Кич 16 сәгать 30 минутта конкурс җиңүчеләре тәбрикләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot