news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар

Вакцинация Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләре янында үткәреләчәк.

Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар
Султан Исхаков/архив

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобиль бригадалар бер ай дәвамында - 10 октябрьгә кадәр иртәнге сәгать 9 дан кичке 17.00 га кадәр эшләячәк. Вакцинация Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләре янында үткәреләчәк. Мобиль пунктларда прививка 18 яшьтәгеләргә һәм аннан олыракларга ясала. Аларның Казанда яшәве шарт.

Табиблар хәзер вакцинация өчен иң кулай чор булуын билгеләп уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot