news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда машина кую урыннары түләүсез булачак

Мондый мөмкинлек Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан бирелә.

Иртәгә Казанда машина кую урыннары түләүсез булачак
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда машина кую урыннары түләүсез булачак. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан шәһәре халкына һәм башкала кунакларына традицион бүләк Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан бирелә.

Башка көннәрдә машина кую урыннарында түләү бәясе 30 сумнан 70 сумга кадәр билгеләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot