Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Казанда мөселман яшьләр клубы ачылачак
Иртәгә Казанда мөселман яшьләр клубы ачылачак
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Иртәгә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтендә «Азан-Призыв» дигән мөселман яшьләре клубы ачылачак. ТР мөслимәләр Берлеге оештырган бу чараның максаты – дин белән кызыксынучы яшьләрне бер-берсе белән таныштыруга ярдәм итү, рухи тәрбия бирү һәм интеллектуаль үсешне арттыру.
ТР мөслимәләр Берлеге рәисе Наилә Җиһаншина «Татар-информ» хәбәрчесенә белдерүенчә, клубның утырышларында Россия Ислам университеты мөгаллимнәре, мәчет имамнары лекцияләре каралган. Шулай ук монда татар теле курсы да оештырылачак, профессиональ димләүчене чакыру да күздә тотыла.
Беренче лекциягә исә «На пути к бесконечности» проекты авторы Хәсән Җиһаншин килер дип көтелә.
Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, әлеге клуб күбрәк студентлар өчен оештырыла, май аенда аның ачылышын гына игълан итү каралган, ә калган утырышлар көзгә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз