news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда кыска вакытлы яңгыр көтелә

Сишәмбе көнне көндез һава температурасы +24-26 градус булачак.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Казанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, боз булуы мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшенле яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр булырга мөмкин.

Төнлә минималь һава температурасы 14-16 градус җылы була. Сишәмбе көнне көндез һава температурасы +24-26 градус булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot