news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Иртәгә Казанда “Кулланучы, үз хокукларыңны бел!” гомумшәһәр акциясе уздырыла

^Иртәгә Казанда “Кулланучы, үз хокукларыңны бел!” гомумшәһәр акциясе уздырыла

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Иртәгә “МЕГА” сәүдә комплексында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен уңаеннан Казан МБ башкарма комитетының кулланучылар базары һәм хезмәтләр комитеты белгечләре Татарстан башкаласы районнары хакимиятләре белән берлектә “Кулланучы, үз хокукларыңны бел!” гомумшәһәр акциясе уздыра.

Әлеге чара барышында кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләр консультацияләр үткәрәчәк. Моннан тыш, казанлылар өчен викториналар оештырылачак. Бәйгеләрдә үз хокукларын яхшы белгәннәр җиңәчәк. Чара тәмамлануга барлык катнашучылар кулланучылар базары һәм хезмәтләр өлкәсендәге хокуклар турында сөйләүче истәлек буклетлары алачак. Әлеге чара 16.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot