news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда “Коръән – Иран сәнгате көзгесендә” күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә Иран рәссамнарының 50 дән артык иҗат җимеше тәкъдим ителәчәк

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Иртәгә Ислам мәдәнияте музеенда “Коръән – Иран сәнгате көзгесендә” күргәзмәсе ачыла. Казанлылар һәм башкала кунаклары мөселманнарның Изге китабын бизәү буенча киңкырлы сәнгать белән таныша алачак. Коръән текстлары Иранның бүгенге заман рәссамнары интерпретациясендә күрсәтеләчәк.
Коръән аятьләре һәм сүрәләренең сәнгатьчә бизәлешендә “матур язу сәнгате” – каллиграфия һәм текстны сәнгатьчә декорлау - тәсхиб аерым урынны алып тора.
Күргәзмәдә Иран рәссамнарының 50 дән артык әсәре тәкъдим ителәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot