news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда күкрәк яман шешенә каршы социаль акция була

3 октябрьдә «МЕГА» сәүдә үзәгендә #МИНУЗДЫМ (#ЯПРОШЛА) чарасында онколог белән киңәшеп булачак.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). 3 октябрьдә «Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүмати кампаниясе чикләрендә Казанда күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында республика хатын-кызларының хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән #МИНУЗДЫМ (#ЯПРОШЛА) социаль акциясе оештырыла. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара «МЕГА» сәүдә үзәгендә була. Хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәүче онкологларыннан түләүсез карап тикшерү үтә алачаклар.

Әлеге акция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры, Philips компаниясе һәм Evolution креатив агентлыгы ярдәмендә «Мәгариф шешләргә каршы» зур масштаблы проекты чикләрендә уздырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot