Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Казанда көчле җил булачак
9 августта көндез Казанда +17-19 градус җылы булачак.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Татарстан һәм аның башкаласында киләсе тәүлектә салкын һава торышы көтелә. Киләсе төндә республикада һава температурасы +8-13 градус тәшкил итәчәк, Казанда – +10-12 градус. Көндез 9 августта җылырак була – Татарстанда терекөмеш баганалары +15-20 градуска кадәр күтәреләчәк, Казанда – +17-19 градус җылы булачак.
Тулаем алганда, аязучан болытлы һава булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 9 августта төнлә һәм иртән республикада яшен һәм 20 м/с тизлеккә кадәр исүче көчле җил һәм яңгыр көтелә; төнлә һәм көндез төньяк-көнбатыштан 17 м/с тизлек белән җил исәчәк (Казанда 15 м/с тизлеккә кадәр). Казанда төнге сәгатьләрдә бераз яңгыр явачак, көндез шәһәрдә явым-төшем күзәтелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз