news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестивале була

Студентлар фестивалендә йөздән артык кеше катнаша.

Иртәгә Казанда «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестивале була
Владимир Васильев

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 28 майда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең гала-концерты була.

«Студентлар өчен махсус фестивальне бик кирәк дип саныйм. Быел чарада республиканың 8 югары уку йортыннан йөздән артык студент катнаша. Чараны бәйге рәвешендә түгел, ә матур бер концерт форматында уздырырга булдык. Төп максатыбыз — башка төбәкләрдән килүчеләргә зур мәдәни мирасыбызны күрсәтү», — диде Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов.

Киләсе елларда фестивальгә чит илдән килгән студентларны да җәлеп итәргә ниятлиләр.

«Республикабызда йөз унбиштән артык милләт яши. Бу фестиваль аларны тагын да ныграк берләштерәчәк. Киләчәктә аны киңәйтергә, чит ил студентлары өчен дә уздырырга ниятлибез», — диде Татарстан мәгариф һәм министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестивален Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе оештырган. Катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.

Фестивальнең беренче этабында катнашучылардан аудио һәм видеоязмалар, гаризалар кабул иткәннәр.

«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең гала-концерты иртәгә, 28 май көнне, 17:00 сәгатьтә булачак. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100