news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында балалар әйберләрен сату-алмашу базары була

Бирегә балалар уенчыклар, өстәл уеннары, кием-салым, иҗат итү өчен җыелмалар һәм башка балалар әйберләре алып килергә мөмкин.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 8 августта Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында балалар «барахолкасы»  узачак. Сату һәм алмашу өчен балалар уенчыклар, өстәл уеннары, кием-салым, иҗат итү өчен җыелмалар һәм башка балалар әйберләре алып килә ала. Иң мөһиме, алар чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Санитар-эпидемиологик таләпләр аркасында чарада катнашучылар саны 25 кешедән артмаска тиеш. Әйберләрне сату яки алмашу өчен урын алуга теркәлергә һәм чара башланырга ярты сәгать кала килергә кирәк.

Катнашучылар өчен товарлар урнаштырырга мөмкин булган кечкенә тумбалар әзерләнәчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

«Барахолканы» ачу 11.00 сәгатькә планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot