news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казан шәһәре депутатлары сессиягә җыела

Казан Думасының XXXIX сессиясе үткәрелә

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә көндезге 1дә Казан ратушасында II чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе була.

 Дума президиумы исә  хәл итү өчен депутатларга 8 мәсьәлә әзерләгән. Аерым алганда, Казан шәһәренең 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 еллар чорына социаль-икътисади үсешен фаразлау шушы вакытка муниципаль бюджеты, муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибе, 2014-2016 елларга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фаразлама планы (программасы) турындагы Дума кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Шулай ук Казан шәһәре районнары хакимиятләре турындагы нигезләмәләргә, Думаның элек кабул иткән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе муниципаль казна учреждениеләре турындагы карарларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе фикер алышуга чыгарыла, җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары үткәреләкартасына үзгәрешләр кертү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100