news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казан хастаханәләренең берсендә, борын аша кереп, баш миенә операция ясалачак

Операцияне АКШ табиблары белән берлектә үткәрәчәкләр.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ) “Гипофиз аденомасының эндоназаль эндоскопик резекциясе” күрсәтмә операциясе узачак. Чувашстаннан гипофиз аденомасы диагнозлы 49 яшьлек ир-атка нейрохирургия операциясе ясалачак.

Операцияне АКШның Питтсбург университеты медицина үзәге профессорлары Карл Снайдерман белән Пол Гарднер һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең нейрохирургия бүлеге врач-нейрохирургы Бәхтияр Пашаев ясаячак.

  • Эндоназаль эндоскопик хирургия ул – хирургия юлы белән дәвалауда аз инвазиле ысул, ягъни хирург баштагы шешне алу өчен коралны пациентның борын куышлыгы аша кертә. Эндоскоп борын һәм куышлык аша үтеп, хирургка баш миенең традицион хирургия алымнары белән үтеп керү авыр булган участокларына юлны ача. Традицион хирургия кулланылганда исә, мондый операцияне баш сөягенең бер өлешен кисеп алмыйча ясап булмый.

Күрсәтмә операция Казанда уза торган “Баш сөяге һәм гипофиз чокырына эндоскопик эндоназаль хирургия” III гамәли мәктәп кысаларында үткәрелә. Хастаханәнең операция бүлмәсеннән онлайн-трансляция оештырылачак. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән дистәләгән табиблар операция барышын күзәтәчәк. Америка белгечләре мондый мастер-классны Казанда инде өченче тапкыр уздыра.

  • Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә трансназаль эндоскопик операцияләрне 2010 елдан бирле ясыйлар. Шушы вакыт эчендә хирурглар 700 гә якын операция үткәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot