Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә «Казан автосалоны: Россия үзәгендә - автомобиль» XIV Халыкара күргәзмәсе ачыла
Автошоуда автомобиль төзелешенең дөньякүләм казанышлары, Россия һәм чил илләр автомобильләренең яңа модельләре тәкъдим ителә
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 16-19 июнь көннәрендә Казан ярминкәсенең күргәзмәләр үзәгендә «Казан автосалоны: Россия үзәгендә - автомобиль» XIV Халыкара күргәзмәсе мәйдан тотачак.
Әлеге күргәзмә шушы өлкәдәге белгечләргә автомобиль төзелешенең дөньякүләм казанышлары, Россия һәм чил илләр җитештерүчеләре эшләп чыгарган автомобильләрнең яңа модельләре белән танышып була торган һөнәри вакыйга буларак мәгълүм, диелә Казан ярминкәсеннән алынган хәбәрдә. Күргәзмәдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Самара, Чабаксар, Ногинск шәһәрләре предприятиеләреннән премиум-класслылардан алып чагыштырмача әллә ни югары булмаган бәядән автомобиль сәнәгате продукциясе, запас частьләр, автохимия һәм косметика, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтүдә кулланыла торган товарлар һәм технологияләр тәкъдим ителәчәк. «Автолига» компаниясе күргәзмәгә килүчеләрне эксклюзив автомобильләр (арада илдә 1әр генә калганнары бар) катнашындагы шау-шулы мәгълүмати программасы белән шаккатырырга җыена. Әлеге компания оста куллары автомобильнең яньчелгән урыннарын буяу таләп ителми торган технологияләр кулланып, хәтта автоның төсен буяп тормый гына төсен үзгәртеп, сурәтләр ясап һ.б. төр хезмәт күрсәтеп булуын урында ук күрсәтәчәк.
«Казан автосалоны: Россия үзәгендә - автомобиль» XIV Халыкара күргәзмәсе рәсми рәвештә 16 июньдә 12.00 сәгатьтә 1 нче павильонда ачылачак. Күргәзмә Казан ярминкәсе тарафыннан, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз