Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Камал театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары игълан ителә
Премия 1999 елдан бирле тапшырылып килә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә 18 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
1999 елдан бирле Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм “Җыен” татар телен, сәнгатен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре әлеге премиягә ия булдылар. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар. Алар барысы да театр дөньясында танылган, үз исемнәрен булдырган шәхесләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз