Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Кама Аланы һәм Чаллының комплекслы инвестиция планнары проектлары тикшереләчәк
Икътисади үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы уза
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). ТР икътисад министры Марат Сафиуллин 28 апрельдә Икътисади үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышында катнашачак. Анда Кама Аланы һәм Чаллының комплекслы инвестиция планнары проектлары тикшереләчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Чаллы шәһәренең комплекслы инвестиция планының төп юнәлешләре булып моношәһәр икътисады диверсификациясе, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру, кече һәм урта бизнесны, социаль өлкәне үстерү санала. Инвестиция планы кысаларында гомуми суммасы 39,5 млрд. сум булган инвестиция программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру күздә тотыла. Алар оптик электроника өчен синтетик сапфир җитештерү, инновацияле автоматлаштырылган тимер юл сортировка комплекслары, төзелеш материалларына караган индустриаль парк төзелешенә, кошчылык фабрикаларын реконструкцияләүгә, торак фондын капиталь төзекләндерү, инвалидларны эш белән тәэмин итүгә һ.б. кагыла.
Шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсенең комплекслы инвестиция планы шулай ук икътисадны модернизацияләүне, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруны, кече һәм урта бизнесны, социаль өлкәне үстерү юнәлешләрен эченә ала. Аның кысаларында гамәлгә ашырылачак инвестиция проектлары һәм программаларының гомуми суммасы 7,2 млрд. сум тәшкил итә. “Кама Аланы” индустриаль паркының беренче һәм икенче чиратын сафка бастыру, балыкчылык кластерын үстерү инфраструктурасын булдыру, торак фондын капиталь төзекләндерү, полиэфир җепләрдән кием һ.б. әйберләр җитештерү, иҗтимагый һәм вакытлы эш урыннары булдыру, заманча технологияләр кулланып реабилитация үзәген төзү- шуларның кайберләре. Бу проектларны гамәлгә ашыру 2015 елга Чаллыда -53 меңнән артык, Кама Аланында -5 меңнән артык эш урыны булдырып, аларны сакларга ярдәм итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз