news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Иртәгә – Көнкүреш хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне

^Иртәгә – Көнкүреш хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Кадерле дуслар, хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котларга рөхсәт итегез. Өйләрдәге җылылык, газ, ут, кайнар су – тормышыбызда уңайлык тудыручы мөһим шартлар гына түгел, республиканың барлык халкы өчен эшкә яхшы этәргеч тә. Шәһәр һәм авылларда иҗтимагый инфраструктура үсеше һәм нәтиҗәдә – Татарстандагы социаль тотрыклылык, республика икътисадына инвестицияләр килү сезнең профессиональ эшегезгә бәйле.

Быелгы каты суыкларда тормыш-көнкүрешне тәэмин итә торган системаларның өзлексез эшләве республика торак-коммуналь хуҗалыгының уңышлы һәм көйләнгән эше мисалы булды.

Бүген хезмәт коллективлары арасында мөһим бурычлар тора. Хәзерге вакытта торак-коммуналь комплекс реформалау, җитди үзгәрешләргә дучар. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын дөнья стандартларына һәм заманча базар мөнәсәбәтләренә җавап бирә торган яңа дәрәҗәгә чыгару, даими рәвештә производство технологияләрен камилләштерү зарур. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре куелган бурычларны намуслы үтәр һәм үз һөнәрләренә тугрылыкларын раслар дип ышанам.

Бу истәлекле көндә тормыш сыйфатын яхшыртуга, татарстанлыларның муллыгына ирешүгә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Көндәлек катлаулы хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим.

М.Ш.Хөснуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100