news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә көндез Казанның Вахитов районында торбаларга су бирү өлешчә туктатылачак

Сәбәбе - Портовая урамындагы яңа бинаның су үткәргечен гамәлдәгесенә тоташтыру

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Портовая урамындагы яңа бинаның су үткәргечен гамәлдәгесенә тоташтыру эшләренә бәйле рәвештә, Казанның Вахитов районынна караган кайбер йортларга иртәгә иртәнге 9дан кичке 4кә кадәр түбәндәге йортларга су  бирелмәячәк:

- Мехчылар ур., 4-а, 40, 40-а, 40-б;
- Зайцев ур., 14;
- Портовая ур., 2, 6, 17, 19, 21, 23, 25, 25-а, 25-б;
- Девятаев ур., 1, 3.

Нәтиҗәдә, күп катлы 15 йорт, хакимият биналары эш сәгатьләрендә сусыз торачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе исә казанлылардан шушы уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм аларга алдан ук кирәк кадәр су туплап кую зарурлыгын искәртә.


news_right_1
news_right_2
news_bot