news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә көндез Казанның Идел буе районына өлешчә су бирелмәячәк

Бу хакта «Татар-информ» аша мэриянең матбугат хезмәте хәбәр сала

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 22 октябрь көнне сәгать иртәнге 9дан кичке 6га кадәр Казанның Идел буе районына караган Имәнлек (Дубравная) урамындагы кайбер йортларга су бирелмәчәк. Аерым алганда,  бу уңайсызлыклар 33 нче йортның 1, 2, 3 корпусларына; 41 нче йортка, 61 нченең 1, 2, 3, 4 корпусларына, 63 нченең 1,2 корпусларына һәм 65 нче йортка кагыла.

Шул рәвешле, әлеге күп фатирлы йортларның көне буена сусыз калуы Имәнлек урамындагы күчереп сузган су үткәргечне гамәлдәгесенә тоташтыруга бәйле, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

«Водоканал» МУП ул йортларда яшәүчеләргә алдан ук су җыеп куярга киңәш итә, ә суга мохтаҗлар өчен Имәнлек ур., 65 адресы буенча автоцистерна белән су китерү планлаштырыла.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100