news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә игенчеләр сарае каршындагы мәйданда лотереяга бозау уйнатылачак

Бәйрәм чарасы 11 сәгатьтә башлана.

Иртәгә игенчеләр сарае каршындагы мәйданда лотереяга бозау уйнатылачак
Александр Эшкинин

(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Иртәгә, 5 гыйнвар көнне Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы) Яңа ел яллары уңаеннан бәйрәм-тамаша узачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Нуруллина хәбәр итте.

"Бәйрәмгә килүчеләрне мәдәни-күңел ачу программасы көтә. Төрле уеннарда катнашып, бүләкләргә ия булырга мөмкин. Шулай ук һәр кунак коймак, кайнар чәй, пылау, төрле боткалардан авыз итә ала. Уеннарда актив катнашучы һәм җиңүчеләргә бушлай лотерея билетлары бирелә. Соңыннан лотерея уйнатылачак. Төп бүләк - бозау", - диде Алсу Нуруллина.

Бәйрәм чарасы 11.00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерик, мондый лотереялы бәйрәм былтыр да узган иде. Төп бүләк - тайны узган ел Яшел Үзән районы Әлмән авылыннан Ильяс Нигъмәтҗанов отты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100