news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Җиңү паркында «Әтисе һәм улы» гаилә эстафетасы була

Биредә янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсе оештырылачак.

Иртәгә Җиңү паркында «Әтисе һәм улы» гаилә эстафетасы була

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 февральдә, Казандагы Җиңү паркында «Әтисе һәм улы» гаилә эстафетасы була.

Катнашучыларга янгын сүндерүчеләр киемнәрен кияргә, янгын сүндерү җиңсәсе белән вакытка йөгерергә, аркан тартышырга туры киләчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Паркта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсе оештырылачак. Коткаручылар хезмәтләре һәм төп иминлек кагыйдәләре турында сөйләячәк.

Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot