news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә - Халыкара өлкәннәр көне

Иртәгә - Халыкара өлкәннәр көне

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле татарстанлылар!

1 октябрьдә илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне бәйрәм итү безнең республикада, рәсми тантана гына булып калмыйча, барлык өлкән буын вәкилләренә - Ватаныбыз хакына, аның куәтен һәм данын арттыруда үзен аямыйча фидакарь хезмәт иткән каһарманнарга - чын күңелдән ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү традициясенә әверелде.

Кадерле ветераннар һәм пенсионерлар!

Бу көндә без сезгә иң изге, ихлас теләкләребезне җиткерәбез.

Сез һәрвакыт безгә гаделлек һәм намуслылык, җаваплылык һәм патриотизм үрнәге булып каласыз. Без сезнең алда баш иябез һәм озак еллар уңышлы хезмәтегез, түземлелегегез һәм безгә булган ышанычыгыз өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Без сезнең батыр тормыш юлыгыз белән горурланабыз, бүген дә Татарстанның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгызны, республикадагы уңышлы башлангычларны хуплавыгызны югары бәялибез.

Республикадагы икътисадый вәзгыять хөрмәтле ветераннарыбызга социаль яклау чараларын арттырырга, алар өчен республика инфраструктурасын үстерүгә этәргеч бирә. Заманча социаль–савыктыру үзәкләре һәм социаль-реабилитация бүлекләре челтәре көннән-көн киңәя бара. Ерак урнашкан торак пунктларда яшәүче өлкәннәргә медик-социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Федераль дәрәҗәдә билгеләнгән ташламалар белән чагыштырганда күбрәк шартлар каралган “Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында” Татарстан Республикасы Законының үтәлеше һәрвакыт дәүләт контролендә тора.

Кадерле остазларыбыз! Күрелә торган чараларның әлегә сезнең һәркайсыгызга лаеклы картлык тәэмин итәрдәй булмавын без аңлыйбыз. Республика җитәкчелегенең өлкәннәрнең тормышын тагын да күркәмрәк итүдә яңа мөмкинлекләр эзләве очраклы түгел. Аңлавыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен, бүгенге күңелсезлекләрне җиңеп яши белгәнегез өчен генә түгел, авыр минутларда безне хуплый белгәнегез өчен дә чиксез рәхмәт сезгә!

Бу көннәрдә туганнарыгыздан һәм якыннарыгыздан, күршеләрегездән һәм хезмәттәшләрегездән күп җылы сүзләр ишетерсез дип ышанам. Мин дә сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим.

Бәйрәм белән сезне кадерле ветераннар һәм пенсионерлар!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100