news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы үз эшен дәвам итәчәк

Утырышның көн тәртибенә өстәмә рәвештә 42 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 15е – ТР закон проектлары, 23е – федераль законнар проектлары

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 24 декабрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы үз эшен дәвам итәчәк.

Билгеле булганча, парламентның 3 декабрьдә узган җиденче утырышында каралмыйча бер мәсьәлә калган иде. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, 24 декабрьдә дәвам итәчәк утырышның көн тәртибенә өстәмә рәвештә 42 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 15е – ТР закон проектлары, 23е – федераль законнар проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятләре закон чыгару (вәкиллекле) органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре.

Аерым алганда, депутатлар “Дәүләт вазыйфаларын яки муниципаль вазыйфаларны, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче (биләгән) затларны пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”, “ Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елларның планлы чорына Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын беренче укылышта караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100