news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгәдән Мәскәүдә пропуск һәм изоляция режимы гамәлдән чыгарыла

Башкалада яшәүчеләр теләсә кайсы вакытта урамга чыга, үз эшләре белән йөри һәм җәмәгать урыннарына бара алачак.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 9 июньнән Мәскәүдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы, пропусклар һәм йөрү графигы гамәлдән чыгарыла. Бу турыда шәһәр мэры Сергей Собянин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Башкалада яшәүчеләр, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулардан интегүче кешеләр дә теләсә кайсы вакытта урамга чыга, үз эшләре белән йөри һәм җәмәгать урыннарына бара алачак. Сергей Собянин сүзләренчә, чикләү чаралары пандемиянең таралуын булдырмаска ярдәм итте, массакүләм тест уздыруны һәм авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итте.

9 июньнән каршеринг хезмәте, чәчтарашханә, матурлык салоннары, фотоателье, ветеринария клиникалары, эшкә урнаштыру агентлыклары, җәмәгать оешмалары, кино һәм тавыш яздыру студияләре һәм фәнни институтлар үз эшчәнлеген яңартачак. Моннан тыш, зиратлар да ачыла.

16 июньнән китапханә, музей, күргәзмә заллары һәм зоопарк (аларга электрон билетлар буенча йөрергә мөмкин булачак), риелтор конторасы, прокат хезмәте, реклама, консалтинг һәм башка агентлыклар, җәйге верандалар да эшли башлаячак.

23 июньнән таган, урам тренажерларын һәм утыргычларны кулланырга, шулай ук фитнес-зал, бассейн, солярий, мунча, сауна, спорт мәйданчгы, ресторан, кафе, бар һәм башка җәмәгать туклануы урыннарына йөрергә рөхсәт ителә.

«Башкалада чикләүләрне гамәлдән чыгару вакыты эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып үзгәрергә мөмкин», — диде Мәскәү мэры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100