news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгәдән башлап Татарстанда шәһәрләргә кергәндә тикшерү туктатыла

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне контрольдә тоту шәһәр эчендә көчәйтеләчәк.

Иртәгәдән башлап Татарстанда шәһәрләргә кергәндә тикшерү туктатыла
Александр Эшкинин

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Иртәгә Татарстан шәһәрләренә керү урыннарында машина йөртүчеләр һәм пассажирлар тарафыннан үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәүне контрольдә тоту өчен ясалган заслоннар эшен туктатачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары — полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

«Иртәгә 7:00 сәгатьтән заслоннар эшен туктата. Машина йөртүчеләр һәм пассажирларның таләпләрне үтәвен контрольдә тоту буенча апрель башыннан 80 заслон эшләде. Алар Татарстанның 14 шәһәренә керү юлында урнаштырылган иде. 2,3 миллионнан артык граждан тикшерелде, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган 5 меңгә якын очрак ачыкланды», — диде Соколов.

Алексей Соколов үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне контрольдә тоту шәһәр эчендә көчәйтеләчәген әйтте. «Фото һәм видеофиксация анализы шәһәр эчендә транспорт хәрәкәте трафигы артуын күрсәтә. Узган атнада республика буенча бу күрсәткеч изоляцияләү режимына кадәрге булган күрсәткечләргә туры килде», — дип сөйләде ул.

«Май бәйрәмнәренең беренче биш көнендә Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозуның 4,5 меңнән артык очрагы теркәлде. Кешеләр паркларга, сулыкларга барды, чикләү чаралары таләпләрен игътибарсыз калдырды», — диде Соколов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100