news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Чаллы курчак театры "Алтын битлек" сәхнәсендә "Сак-сок"ны күрсәтәчәк

"Сак-сок" бәетенә нигезләнеп куелган спектакль – Илгиз Зәйниевнең курчак театрындагы беренче эше.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Чаллы татар дәүләт курчак театры коллективы “Алтын битлек” Милли театр премиясе кысаларында “Сак-сок” спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Мәскәү Курчак театрының Зур залында барачак.

“Коллектив бүген театр автобусында Мәскәүгә килеп җитте һәм артистлар озын юлдан соң ял итә”, – дип хәбәр итте театр директоры Зөһрә Митрофанова. Мәскәүгә спектакльнең режиссеры, яшь драматург Илгиз Зәйниев та килгән.

“Сак-сок” бәетенә нигезләнеп куелган спектакль – Илгиз Зәйниевның курчак театрындагы беренче эше. Спектакль үзенчәлекле куелышы белән үзенә җәлеп итә. Биредә курчаклар арасында халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов һәм яшь талантлы шагыйрә Йолдыз Миңнуллина курчаклары да бар. Йолдыз курчагын шагыйрә үзе тавышландырган.

Коллектив бу спектакльне Казанда “Һөнәр” фестивалендә тәкъдим иткән иде. Спектакль “Тантана-2017” театр премиясендә “Ел вакыйгасы” буларак танылды.

“Алтын битлек” фестиваленә спектакль өч номинация буенча тәкъдим ителгән. Ул “Иң яхшы спектакль” (курчак театрлары арасында), “Иң яхшы режиссер эше” (Илгиз Зәйниев), “Иң яхшы рәссам эше” (Алексей Митрофанов) номинацияләрендә танылуга дәгъва итә.

Җиңүчеләр 19 апрель көнне игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100