news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә "Большая книга" Милли әдәби премиясе лауреатлары билгеле булачак

Язучы Шамил Идиатуллинның "Город Брежнев" китабы "Большая книга" Милли әдәби премиясенә дәгъва итә.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рус телле татар язучысы Шамил Идиатуллинның “Большая книга” Милли әдәби премиясе номинанты булган “Город Брежнев” китабы өстәмә тираж белән басылып чыккан. Бу хакта Шамил Идиатуллин китапны сатуда таба алмаучыларга җавап итеп үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, иртәгә “Большая книга” Милли әдәби премиясенең лауреатлары билгеле булачак. Ул Мәскәүнең Пашков йортында игълан ителәчәк.

Ә укучылар тавыш бирүенең нәтиҗәләре билгеле инде. Анда – Шамил Идиатуллин өченче урында.

Мәгълүмат өчен: “Большая книга”ның премия фонды – 5,5 миллион сум. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100