news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Биектау районында яңа сырхауханә ачыла

Сырхауханәнең тантаналы ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко катнашуы көтелә.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Биектау районында Биектау тимер юл станциясендә Зеленая, 3 адресы буенча яңа сырхауханә ачыла.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау беренчел звеносының модернизациясе» программасы буенча төзелгән. Ул шунда теркәлгән 50 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Сырхауханәнең тантаналы ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100